Ульяновск районы Ишеевка бистәсе мәчетендә «Хәзерге заман татар милли киеме» дигән исем астында “түгәрәк өстәл” артында сөйләшү узды. Анда район мөхтәсибе Наил хәзрәт Гыйззәтуллов, «Туган тел» оешмасы рәисе Сания Хисаметдинова, «Бәхет» танышу клубы җитәкчесе Алсу Низаметдинова катнашты. Өлкә Татар мәдәният үзәге директоры Рамилә Сафина татар милли киеменең тарихы, аның үзенчәлекләре хакында чыгыш ясады, сорауларга җавап бирде. Татар хатын-кызларына яулык бәйләү үрнәкләре буенча остаханә дә оештырылган иде, дип хәбәр итә өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин.