tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли китапханә җәй көне иң күп укылган китаплар исемлеген игълан итте
Милли китапханә җәй көне иң күп укылган китаплар исемлеген игълан итте

Милли китапханә җәй көне иң күп укылган китаплар исемлеген игълан итте

Бу җәйдә иң күп укылган татар китаплары арасына 9 татар язучысының исеме бар. Әмма «Нәфис әдәбият», «Нон фикшн/научпоп» топ исемлекләрендә дә, 3 яшь категориясенә караган балалар әдәбияты (12+, 6+, 0+) исемлекләрендә дә татар китаплары юк.

Милли китапханә традицион иң күп укылган китапларның топ-исемлеген чыгарды. Милли китапханәнең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, җәй эчендә укучылар 71 468 китапны өйгә алып укыган.

Топ 10 татар китабы исемлеге Фәйрүзә Мөслимованың «Алтын йозак» китабы белән башлана, 2 нче урында – Вакыйф Нуриевның «Ни хәлең бар, балам?» китабы. Фәйрүзә Мөслимованың тагын бер китабы – «Каен җылысы» – 3 нче урында.

Бишлеккә Гөлсинә Галимуллинаның «Кояшлы дала кызы», Халисә Мөдәррисованың «Вакытларны булмый туктатып» китаплары кергән.

Исемлектә Мәдинә Маликованың «Арыш тәме», Ринат Мөхәммәдиевның «Кайлардасез, авылдашлар» китабы, Гарифҗан Мөхәммәтшинның «Татар моңы», Раилә Мөхсинованың «Кайнар токмачлы аш», Әлфия Гаюбдуллинның «Бүре үче» китаплары бар.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*