16 апрель көнне Казанда тәүге тапкыр Санкт-Петербургтан килгән җырчы, композитор һәм шагыйрә Альбина Ишмурзинаның «Минем күңелем – татар иле» дигән иҗади кичәсе булачак.
Альбина Ишмурзина – автор-башкаручы, бөтенроссия конкурслары һәм фестивальләре лауреаты. Аның җырлары һәм шигырьләре мәхәббәт һәм наз белән үрелгәннәр.
Матур музыка, мәгънәле шигырьләр һәм милли колорит кичәгезне күңелле, якты һәм җанлы ясыячак!
Билетлар сатуда: https://albinastar.timepad.ru/event/1960749/
Иҗат кичәсе 16 апрель көнне Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә (Казан шәһәре, Пушкин урамы, 8) 17:00 сәгатьттә башлана.