Тубыл шәһәрендә түбәтәйләр, калфаклар тегүчеләр, чигүчеләр бармак белән генә санарлык: өлкән яшьтәге хезмәт ветераны Хәмидә апа Урамаева, Фәүрия Ниязова, Гөлшат Нуретдинова, өлкәбездә танылган читекче Шәйдулла Хәмидуллин.
Шәйдулла абый – төбәкара бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаган оста. Агымдагы елда башкалабыз Мәскәү дәүләт тыюлыгы “Царицыно”да узган төбәкара “Рус кыры” исемле славян халыклары мәдәнияте фестивалендә милли читекләрен, калфакларын, сараучларын күрсәтеп Шәйдулла абый Мактау грамотасын алып кайтты.
Шәһәр күләмендә узган мәдәни чараларда катнашкан Әлфия Ташбулат кызы Тләушева теккән, чиккән калфаклары белән үзен танытты. Әлфия үзе теккән калфаклары белән беренче мәртәбә милли бәйрәмебез Сабантуена чыга. Бизәкле, энҗе-мәрҗәнле матур калфак тегүче беренче заказларын да анда ала. Үзе Тубыл дәүләт пединститутын тәмамласа да, кызы Рузалинә беренче сыйныфка кергәннән аны мәктәпкә алып бару, каршы алу, класс эшендә актив катнашу тормышының беренче максатына әверелә.

Римма Умитбаева, Тубыл