Март ае Глазов шәһәрендә “Татар мәдәнияте айлыгы” дигән баш астында узды. Моннан берничә ел элек шәһәрдә милли активлык сүлпәнләнгән иде. Ә соңгы ике елда Глазов татарлары бөтен районны яңгыратырлык чаралар уздыра.
Быел да Глазов шәһәренең Татар иҗтимагый үзәге ярдәме белән Халыклар дуслыгы йортында, мәчеттә, китапханәдә узган дистәләгән бәйрәм-кичәләр милләттәшләребезнең күңелендә озак сакланыр. “Татар кызы — 2018” конкурсы, балалар арасында шигырь укучылар бәйгесе, мөнәҗәтләр бәйрәме, “Чәкчәк” бәйрәме, милли ризыклар пешерү буенча остаханәләр, үзешчәннәр концерты, милли кичәләр, “Минем дини гаиләм” клубы дәресләре – барысы да телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауга юнәлтелгән. “Әле ике-өч ел элек ниндидер чара уздырсак, кешене ничек җыярга икән дип баш вата идек. Халык хәтта татар эстрадасы йолдызлары концертына да йөрүдән туктаган иде. Ә хәзер инде залларыбыз тулы, Аллаһка шөкер. Милләттәшләребез һәр милли чараны түземсезләнеп көтеп ала. Үзләре дә катнашырга тырышалар. Яшьләр, балалар күп йөри башлады. Концертларда да залда буш урыннар калмый. Бу безнең ныклы эшебезнең күркәм нәтиҗәләрен күрсәтә, дөрес юлдан баруыбызны тагын бер кат исбатлый”, — диде Глазов шәһәренең Татар иҗтимагый үзәге рәисе Илидә Арсланова.
Әлеге сүзләрнең хаклыгын 24 мартта да күрергә мөмкин иде. Бу көнне Штанигурт поселогы “Искра” мәдәният йортында “Мирас” татар мәдәнияте регионара фестивале узды. Билгеләнгән сәгатьтән алдан ук халык бәйрәмгә агылды. Барысы да туганнардай күрешә, хәл-әхвәл сораша. Фойеда гармун моңы агыла, апалар-абыйлар милли көйләргә биеп ала. “Бүген монда яшьлек елларымны искә төшердем. Элек кичләрен без клубка йөрдек. Гармунчыларыбыз бик күп иде. Биедек, җырладык, бәйрәмнәрдә концертлар оештыра идек. Хәзер балалар, яшьләр гел рус телендә сөйләшергә тырыша, мин аларны орышам. Татар телен сакларга кирәк бит. Менә мондый милли чаралар ешрак узсын, яшьләр аларга йөрсен иде”, — диде бәйрәмгә Падера авылыннан килгән Фатыйма Касимова.
Фестиваль гаилә һәм дини ядкәрләрдән торган күргәзмәне ачу белән башланды. Тамашачыларны түргә куелган экспонатлар белән таныштырып үттеләр. Минем игътибарны иң нык җәлеп иткәне, Удмуртиянең төньяк районнары имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Касимов оештырган шәмаилләр күргәзмәсе булды. Шәмаилләрне ул Кистем мәчетендә җыя башлаган, бик күбесен Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин бүләк иткән. Соңгылары Ижауның агач мәчетендә тупланган булган. Илмир хәзрәт күргәзмәгә иң кадерле һәм авторлары билгеле булганнарын алып килгән.


Дуслык, бердәмлек бәйрәме булган бу фестиваль югары дәрәҗәдә үтте. Катнашучыларга Удмуртиянең милли-мәдәни автономиясе исеменнән дә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Концерттан соң катнашучылар бергәләп халыкыбыз уеннарын уйнадылар, биеделәр. Республикабызда милли рухның әле нык икәнлеген күреп, сөенеп кайттым.