Бөгелмә шәһәрендә узган “Милли моң” Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивалендә районыбызда оештырылган бәйгеләрнең җиңүчеләре – Рәмзия Хөсәенова, Рафис Шәйдуллин, Минзәлия Әгълиуллина, Мәликә Мөхәммәтгалиевалар көч сынашты.
Өлкән яшьтәгеләр арасында Рафис Шәйдуллин беренче урынны алып, кыйммәтле приз алды, ә калган катнашучылар сертификатларга ия булды.
Бәйгегә оештырып алып баручы – мөхтәсибәтнең баш абыстае Гөлсинур Әхсәнова.