tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли ризыклар халык арасында популяр
Милли ризыклар халык арасында популяр

Милли ризыклар халык арасында популяр

«Түбәтәй» хәләл тиз туклану челтәре быел 10 еллыгын билгеләп үтә. 10 ел эчендә милли ашлар әзерләүче челтәр нинди үзгәрешләр кичергән, бүгенге көндә алар нинди принципларга таяна, киләчәктә кафе һәм рестораннарда нинди яңалыклар көтелә? Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләштеләр.

«Түбәтәй» тиз туклану челтәренә нигез салучыларның берсе Солтан Сафин берничә ел элек Казанда хәләл ризык табу зур проблема булганлыгын искә төшереп узды, аның сүзләренчә, бүгенге көндә башкалада хәләл ризык җитештерүчеләр зур сайлау мөмкинлеге тәкъдим итә.

«Мин Казанга 2007 елда Самара өлкәсе Камышлы шәһәреннән килдем. Геология юнәлешенә укырга кердем, минем төркемдә берничә кеше генә татарча сөйләшә иде. Ул вакытта мин моңа бик каты гаҗәпләнгән идем. Тагын бер зур проблема – мин Казанда беркайда да татар хәләл ризыклары таба алмадым. Төрек һәм үзбәк кафеларында ашый идем, чөнки хәләл ризык табып булмый иде. Бүген милли ризыклар халык арасында популяр, элек алай түгел иде», – дип сөйләде ул.

Солтан Сафин сүзләренчә, бүгенге көндә татар халык ашларының популярлыгында «Түбәтәй» челтәренең дә өлеше бар.

«Өчпочмакны искә төшерегез, элек аларны урамда полиэтилен пакетларда, яки пластик стаканнарда сата иделәр, ашны бөтенләй алып булмый иде. Хәзер исә барысы да заманча һәм кулай. Махсус стаканнар, үзең белән алып йөрү өчен уңайлы савытлар, пакетлар һәм бу – тренд. Татар ашлары бүгенге көндә шундый популяр булуда безнең өлешебез дә бардыр дип уйлыйм», – диде ул.

Бүгенге көндә «Түбәтәй» туклану челтәре үз эченә 16 кафе һәм ресторанны колачлый. Аның 11 – «Түбәтәй» тиз туклану кафелары һәм «Tatar by Tubetey» рестораннары.

«Түбәтәй» челтәренең баш концептологы Миша Хонг сүзләренчә, челтәрнең төп үзенчәлеге һәрвакыт яңалыкка омтылуда.

«Без һәрвакыт яңалыкка омтылабыз. Төрле тәмнәрне бергә кушып карарга, шул ук вакытта милли үзенчәлекне саклап калырга тырышабыз. Татар, төрки халык ашларына замана күзлегеннән карыйбыз, аны татып карарга тәкъдим итәбез. Быел яңа авторлык эчемлекләре булдырдык, әлеге юнәлештә актив эшлибез. Чәй, кофе нигезендә төрле тәмнәр кушылган эчемлекләрне халык җылы кабул итте. Мәсәлән, карлыганлы кофе. Гадәти раф бар, нигә татарча раф булдырмаска?!», – диде Миша Хонг.

Ул шулай ук тиздән кафеларда татарча пылау барлыкка киләчәген ассызыклады.

«Ризыкларга карата безнең шундый ук караш. Хәзер Татарча пылау рецепты өстендә эшлибез. Бу әлегә сер, ул тиздән рестораннарыбызда булыр дип уйлыйбыз», – диде ул.

«Түбәтәй» челтәре татарлар яшәгән төрле төбәкләрдән рецептлар туплау белән дә шөгыльләнә. Кафе, рестораннарда булган күп рецептлар Татарстан һәм Самарада яшәүче әбиләрдән, төрле авылларда язылып алынган.

«Без берничә регионда булдык, җыелган рецептларыбыз күп. Камышлы шәһәрендә булдык, Пенза өлкәсенә бардык, Төмәнгә барасыбыз килә. Күп урыннарга безнең дустыбыз, тарихчы Әлфрид Бостанов йөри, аннары соң шеф-поварларыбыз бара. Төрле төбәкләрдән үзенчәлекле рецептларны туплыйбыз, аларның кайберләре инде безнең рестораннарның менюларында бар», – дип искәртте Солтан Сафин.

Солтан Сафин журналистларга тиздән яңа ресторан ачылачагы турында да әйтте. Яңа нокта Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасында урын алачак.

«Тиздән тагын бер ресторан ачылачак. Ул безнең Милли китапханә бинасында урнашкан, аны «Күңел» дип атадык, зур терраса белән, искиткеч урын булачак», – диде ул.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*