tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура әгъзалары 2025 елны “Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы” дип игълан иттеләр
Милли Шура әгъзалары 2025 елны “Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы” дип игълан иттеләр

Милли Шура әгъзалары 2025 елны “Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы” дип игълан иттеләр

Бүген «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның сәламләве белән башланып китте. Алга таба еллык хисап белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров чыгыш ясады.

Көн тәртибендә төп мәсьәләләр Татар конгрессының 2024 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә чыгару һәм 2025 елга эш планын раслау иде.

Шулай ук утырыш барышында Милли Шура составына яңа кандидатуралар тәкъдим ителде. Алар арасында Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов.

Милли Шура әгъзалары Васил Шәйхразыв тәкъдимен бертавыштан хуплап, 2025 елны “Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы” дип игълан иттеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*