Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының “Милли шура” рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Алтай краена килде.
Васил Шәйхразиевның көн тәртибе Алтай краеның Хөкүмәт рәисе урынбасары Виталий Снесарь белән очрашудан башланды. Алтай краеның Хөкүмәт йортында узган әлеге очрашуда Виталий Снесарь Татарстан кунакларын сәламләп, футбол буенча дөнья чемпионатын уздыруда уңышлар теләүдән башлап китте. ТР Премьер-министры урынбасары үз чиратында чемпионатка әзерлекләр, Татарстанның спорт өлкәсендәге уңышлары, күп санлы спорт ярышлары уздырылуы турында ассызыклап узды. Узган ел Татарстан Республикасы 3,5 миллион турист кабул итүен әйтте.
“2012 елдан башлап Алтай краеның татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Әминов зур масштаблы Сабантуй уздыру теләге белән янып йөри. Һәм ниһаять быел махсус икътисади зона “Бирюзовая Катунь” да узачак әлеге Сабантуй ике субъект арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә һәм дуслыкны ныгытуда үз ролен уйнар” – диде Виталий Снесарь.