Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Әзербайҗан Республикасына эш сәфәре кысаларында Пираллахи утравына килде. Биредә 400дән артык татар яши.
Анда Милли Шура рәисен Пираллахи утравының татар җәмгыяте җитәкчесе Әлфия Бакулина каршы алды. Васил Габтелгаяз улы эш сәфәре кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераны йөзьяшәр Хәлифә Моратовага барды.
Хәлифә Самед кызына узган елның ноябрь аенда 100 яшь тулган. Васил Шәйхразыев йөзяшәр ветеран белән аралашып утырды һәм аңа иминлек, сәламәтлек теләде.
Белешмә: Хәлифә Моратова Пенза өлкәсендә 1925 елда туган. Аңа 6 яшь тулгач, аның гаиләсе Бакуга күченә. Хәлифәнең әтисе шунда ук фабрикага пешекче булып урнаша, ә әнисе балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнә. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, Хәлифә техникумга финанс-икътисад белгечлегенә укырга керә. Техникумны тәмамлаганнан соң ук сугыш башлана. Кыз хәтта диплом алырга да өлгерми. Радиодан сугыш башлану турында игълан иткән көнне әле дә хәтерли: “Шәһәр шаулады. Хатын – кызлар еладылар, ирләр үз теләкләре белән фронтка китү өчен военкомат капкасы янына тезелделәр, – дип искә ала Хәлифә Сәмедовна. – 1942 елның апрелендә мине хәрби комиссариат тарафыннан Әзербайҗанның төньяк өлешендә Кавказны саклау өчен хезмәт фронтына чакырдылар”.
Тыл хезмәтчәне аларның землянкаларда кунуларын, салкын җирдә йоклауларын искә төшерә. Ветеран аның иптәшләренең берсе дә тылдагы түзә алмаслык шартларга зарланмавы турында сөйли.
Гитлер Германиясенең капитуляциясе турындагы хәбәрне 20 яшьлек Хәлифә Бакуда яңа хатын сыйфатында каршы ала: “Бу минем тормышымда иң бәхетле көн булгандыр! Хәтерлим, бөтен шәһәр урамнарга чыкты, барысы да күз яшьләре белән җырладылар, биеделәр!”,- дип елмая ветеран. Тормыш иптәше Гашим Моратов белән, ул үзе кебек үк тыл хезмәтчәне булган, биюләрдә танышкан. Сугыштан соң Гашим Касыйм улы нефть промыселында геофизик булып эшли. Башта яшь гаилә Сурахан бистәсендә урнаша, ә аннары Хәлифәнең ирен Артем утравына (хәзер – Пираллахи) урнаштыралар, анда аларга йорт бүлеп бирәләр. Хәлифә Сәмедовна аптекага баш хисапчы булып урнаша, пенсиягә чыкканчы диярлек шунда эшли. Бүгенге көндә ветеранның ике кызы, биш оныгы, унбер оныкчыгы һәм өч оныкчыгы бар.


