Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев Татарстанның халык шагыйре Наил Касыймов һәм Татарстанның халык артисты Вил Усманов белән очрашты. Очрашу барышында “Нинди гүзәл, матур минем халкым ” җырын читтә яшәуче милләттәшләребезгә җиткеру ысуллары турында фикер алыштылар