tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Донецк Халык Республикасының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты
Милли Шура рәисе Донецк Халык Республикасының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты

Милли Шура рәисе Донецк Халык Республикасының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Шәйхразыев Васил Габтелгаяз улы хәзерге вакытта эш сәфәре белән Донецк Халык Республикасында.

Әлеге эш сәфәре кысаларында Милли Шура рәисе Донецк Халык Республикасының Донецк шәһәрендәге татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты.

Очрашуда Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Брагин Рәшид Евгений улы, Донецк шәһәренең Татар мәдәни үзәге президенты Хафизова Фәридә Рәфыйк кызы, шулай ук РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең Көньяк федераль округы буенча тулы вәкаләтле вәкиле Наил хәзрәт Коләхмәтов катнашты.

Васил Шәйхразыев Макеевка шәһәре мөселманнарның “Әс-Сәлам” җирле дини оешмасы рәисе Агишев Ваһит Фоат улын Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләде.

Шулай ук милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен, Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хаты белән Торез шәһәре мөселманнарының җирле дини оешмасы рәисе Хәйбуллин Илдар Илгиз улы һәм Макеевка шәһәре мәчетенең имам-хатыйбы Таиров Раушан Рәшит улы бүләкләнде.

Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Донецк шәһәре Татар мәдәнияте үзәгенә “Татар халкының шәхесләре” мәгълүмати-җыелмасы һәм татар телендә матур әдәбият китаплары тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*