ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура 
Васил Шәйхразыев ике тугандаш республика арасындагы дуслык йөзеннән Эльвира Аиткуловага Казан шәһәре күренеше төшерелгән картина бүләк итте.
Милли Шура рәисенең эш сәфәре кысаларында Мишкә районының Яңагош авылында Бөек Ватан сугышы каһарманы Гази Заһитовның туган йорты һәм аның исемендәге тарих-туган якны өйрәнү музее белән танышу, батырның каберенә зиярәт кылу планлаштырыла. Көннең икенче яртысында Башкортстан Республикасындагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле белән очрашу каралган.
