tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Әшеван авылында булды
Милли Шура рәисе Әшеван авылында булды

Милли Шура рәисе Әшеван авылында булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсендә. Биредә ул Омск өлкәсе Усть-Ишим районының Әшеван авылында булды.

Васил Шәйхразыев авыл халкы белән аралашты, аларны борчыган мәсьәләләр буенча сорауларга җавап бирде. Шулай ук бирегә Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән азык-төлек белән йөк китерелде.

Шулай ук Милли Шура рәисе Әшеван авылының тугыз еллык мәктәбе белән танышты. Бүгенге көндә мәктәп коллективы һәм авыл халкы уку йортына Г.Тукай исемен кую буенча уртак фикергә килгән. Хәзерге вакытта документлар тутыру белән мәшгульләр. Авылның 800 еллыгын каршылап мәктәп каршына Г.Тукайның бюстын куярга теләүләрен дә җиткерделәр. Әшеванның юбилее исә 2026 нчы елда булачак. Шул ук елны Омскида XVI Федераль Сабантуй да узачак.

Исегезгә төшерәбез, быел Омск өлкәсенең Усть-Ишим районында дамба өзелде, халыкны су баскан авыллардан эвакуацияләделәр. Усть-Ишим районында су 317 торак йортка һәм 467 йорт яны участогы территориясенә кергән. Автомобиль юлларының 5 участогында хәрәкәт чикләнгән, 19 торак пункт киселгән иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*