tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Әстерхандагы Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды
Милли Шура рәисе Әстерхандагы Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Милли Шура рәисе Әстерхандагы Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Әстерхан өлкәсенә эш сәфәре белән килде. Биредә ул татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

Чәчәкләр салуда Әстерхан төбәк иҗтимагый оешмасы – «Дуслык» татар милли мәдәнияте җәмгыяте рәисе Әнвәр Алмаев, Татарстан Респубикасы Дәүләт советы комиссиясе  рәисе урынбасары Римма Ратникова,  Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы вәкилләре һәм «Дуслык» татар милли мәдәнияте җәмгыяте активистлары катнашты.

2013 елның 27 маенда Әстерханда  «Дуслык» татар мәдәнияте шәһәр җәмгыяте инициативасы һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Габдулла Тукайга һәйкәл барлыкка килде. Һәйкәл Иске Татар бистәсе урынында урнашкан.

Һәйкәл проектын скульптор Бакый Урманче эшләгән, ә һәйкәлне бронзада Бакый Урманченең укучысы Владислав Авдеев гәүдәләндергән. Бронза скульптура Казанда коелган. Һәйкәлне ачу тантанасы вакытыннда Тукайның әсәрләре укылган, шулай ук татар җәмгыятенең үзешчән иҗат коллективлары чыгыш ясаган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*