Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Оренбург өлкәсендә эш сәфәре кысаларында делегация әгъзалары белән Оренбург үзәгендә урнашкан «Хөсәения» тарихи мәдрәсәсе бинасында булдылар.
«Хөсәения» мәдрәсәсенә XIX гасыр ахырында нигез салынган. Әлеге мәдрәсәдә күп кенә галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре белем алган.
Делегация бинаның торышы белән танышты. Бу-Оренбург шәһәренең тарихи мөселман уку йорты, безнең төбәктә генә түгел, башка бик күп тарихи шәхесләр дә аның белән бәйле.
Ул 1889-1890 уку елында ачыла. Мәдрәсәнең барлыкка килү тарихында бертуган Хөсәеновлар (Әхмәт бай, Гани бай һәм Мәхмүт бай) була. Алар бу уку йортын тулысынча тәэмин итеп торганнар.
Диния нәзәрәте һәм Төбәк милли-мәдәни мохтарияте бергәләшеп татар тарихында мөһим урын алып торган мәдрәсә бинасында мәктәп ачарга телиләр.