Красноярск краена эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Кириково авылында булды.
Биредә Кириково авылы инфраструктурасы белән таныштылар. Васил Шәйхразыев җирле Истәлекле урыннарны карады, шулай ук мәктәптә педагоглар составы һәм укучылар белән очрашты.
Визитның чираттагы этабы җирле авыл хуҗалыгы предприятиесе — «Победа» ҖЧҖ эшчәнлеге белән танышу булды. Бу хуҗалык регионның агросәнәгать комплексын актив үстерә.«Победа» ҖЧҖнең Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү өлкәсендәге уңышлары төбәк икътисадына мөһим өлеш кертүе буларак билгеләп үтелде.
Шулай ук делегация вәкилләре Сергей Николаевич Михайлов җитәкләгән керәшен часовнясы белән танышты .