
Васил Шәйхразиев программасында беренче танышу объектлары “Каюм Насыри” сыйныфы һәм “Асыл бала” белем бирү үзәге булды. Милли шура рәисен “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге президенты Гөлсинә Үлмәскулова озатып йөри. Васил Шәйхразиевка үзәкне күрсәттеләр, аның эшчәнлеге белән таныштырдылар. Аралашу вакытында татар телен өйрәнү һәм саклау мәсьәләләре хакында да сөйләштеләр.
					
				
 
			




