Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Симферополь шәһәренең Җәмигъ мәчетендә Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Әмирәли хаҗи Аблаев белән очрашты.
Әмирали хаҗи Аблаев әңгәмә барышында кырым-татар телендә сөйләште. Ул Кырымдагы ислам диненең торышы, мөселманнарның тормышы, килеп туган мәсьәләләр һәм аларны хәл итү тәҗрибәләре белән бүлеште. Очрашу бик җылы, дустанә мохиттә узды.