Бүген 21 апрель көнне, Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Хант-Манси – Югра автономияле округының Мегион шәһәрендә. Әлеге сәфәре кысалаларында ул биредә яшәүче татарлар белән очрашты.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җирле татар оешмасының актив әгъзаларына Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Мегион шәһәре башлыгының урынбасары Денис Мамонтов Васил Шәйхразиевка картина бүләк итте.
Очрашуның рәсми өлеше тәмамлангач тамашачыларга татар һәм башкорт үзешчән артистлары катнашында концерт программасы күрсәтелде.










