Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ханты-Мансийск шәһәрендә. Биредә ул Җиңү паркындагы Хәтер мемориалында узган тантаналы чарада катнашты.
Чарада шулай ук Ханты-Мансийск автономияле округы губернаторы Руслан Кухарук, җәмәгатьчелек вәкилләре җыелды. Васил Шәйхразыев һәм рәсми делегация әгъзалары Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Чара Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның якты истәлегенә багышланды. Катнашучылар батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Тантанада катнашучылар тарихи хәтерне саклауның һәм аны яшьләргә тапшыруның мөһимлеген ассызыкладылар. Алар фикеренчә, мондый очрашулар ил тарихын хөрмәт итәргә һәм үз халкың белән горурланырга өйрәтә.