Хөрмәтле Миңтимер Шәрип улы!
Сезне дөньяның төрле кыйтгаларында, ил-җирләрендә яшәүче миллионлаган татарлар исеменнән ихлас күңелдән туган көнегез белән котлыйм! Кайда гына яшәсәк тә, безне уртак тамырлар, телебез, тарихыбыз һәм милләт язмышы өчен җаваплылык хисе берләштерә. Ә шул уртак кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту юлында Сезнең исемегез аерым бер урын били.
Сез татар халкы өчен генә түгел, читтә яшәүче ватандашлар өчен дә өмет, ышаныч һәм бердәмлек символы булдыгыз. Сезнең зирәк сәясәтегез, еракка карап эш итүегез нәтиҗәсендә Татарстан бөтен дөнья татарлары өчен рухи үзәккә әверелде. Телебезне, мәдәниятебезне, динебезне саклауга юнәлтелгән эшләрегез читтәге татарларның да милли үзаңын көчәйтте, туган җир белән бәйләнешен ныгытты.
Сезнең хезмәтегез татар халкының абруен күтәрде, аның тавышын дөньяга ишеттерде.
Бу истәлекле көндә Сезгә ныклы сәламәтлек, озын һәм бәрәкәтле гомер, күңел тынычлыгы телибез. Кылган изге эшләрегезнең әҗерен күреп, халкыбызның ихтирамын тоеп яшәргә язсын. Милләтебезнең бердәмлеге, рухи көче һәм киләчәге хакына башкарган хезмәтегез өчен Сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәм!Олы ихтирам белән,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев