tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Оренбургтагы Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды
Милли Шура рәисе Оренбургтагы Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Милли Шура рәисе Оренбургтагы Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген, Оренбург өлкәсенә эш сәфәре кысаларында, Татарстан Республикасы Премьер-Министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.
Күренекле татар шагыйре һәйкәле Оренбургның Постников урамында урнашкан. Һәйкәл 1996нчы елда шагыйрьнең 90-еллыгына багышланган һәм 22нче июньдә ачылган. Авторы – скульптор Кадыйм Залитов (Казан). 1,5 тонна авырлыктагы скульптура Татарстанда коелган.
Муса Җәлилнең балачагы һәм яшьлеге Оренбург белән бәйле. Ул Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында туган, Оренбургтагы Хөсәения мәдрәсәсендә укыган, Комсомолның Оренбург өлкә комитетында инструктор булып эшләгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*