Бүген, 16 гыйнварда, Политбүлек хуторында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев татар җәмәгатьчелеге белән очрашты.
Татар җәмгыяте белән очрашуда Васил Шәйхразыев көн кадагындагы сорауларны һәм проблемаларны тыңлады. Шулай ук чарада катнашучылар «Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар» мемориалына чәчәкләр салдылар. Бу Ватан өчен көрәшкән геройлар турында тарихи хәтерне саклау мөһимлеген ассызыклады.
Моннан тыш, Васил Шәйхразыев хуторда урнашкан мәчеттә булды. Мәчет җирле халык өчен мөһим рухи үзәк булып тора.
Соңрак Милли Шура рәисе Киров хуторына юл тотты. XX гасыр башында хәзерге хутор территориясендә Темиргоевская станицасыннан алпавыт Харинов хуҗалыгы урнашкан булган. 1914 елда биредә Харинов хуҗалыгыннан ерак түгел Хаҗимук Хапачевның күчмәсе барлыкка килә һәм элек Адыгей авылларында яшәгән татарлар күченә башлый. Бу җиргә беренче татарлар 1929-1930 елларда килеп урнашалар. 1933 елда 45 татар гаиләсе Хатаҗукай авылыннан күчеп китеп, «Нацмен» исемле хутор оештырып, беренче күчүчеләргә кушыла. 1935 елда хутор С.М. Киров хөрмәтенә үзгәртелә.