Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстан Республикасында. Биредә ул Бурлы авылында булды һәм митингта катнашып Россия Герое Фәрвәт Якупов бюстына чәчәкләр салды.
Митингта катнашучылар Гафури районы җирлегенең нык ихтыярлы, батыр рухлы шәхесләр тәрбияләве, һәм шул шәхесләрнең берсе — Ватан өчен гомерен аямыйча хезмәт иткән Фәрвәт Якупов булуы турында искәрттеләр.
Чарада Бурлы авыл җирлеге башлыгы Рәүфә Хәйретдинова, Гафури районы советы рәисе Галина Петрова, ветераннар советы вәкилләре һәм геройның туганы — Фәрзәнә Абдулловна чыгыш ясады. Алар һәркайсы Фәрвәт Якуповның кыюлыгын, ныклыгын, аның яшь буын өчен үрнәк булуын билгеләп үттеләр.
Митинг ахырында катнашучылар Геройны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.




