Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Курган өлкәсенә килде.
Биредә ул Шадринск шәһәре Җәмигъ мәчетендә милләттәшләр белән очрашты. Шулай ук Милли Шура рәисе гыйбадәтханәнең эшчәнлеге белән танышты.
Мәчет 2016 елның 23 декабрендә ачылды. Ул шәһәрнең төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Мәчет намаз уку, дини чаралар үткәрү һәм укыту урыны булып хезмәт итә.