tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе шагыйрь-патриот Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды
Милли Шура рәисе шагыйрь-патриот Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды

Милли Шура рәисе шагыйрь-патриот Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Саха (Якутия) Республикасында. Якутск шәһәрендә Советлар Союзы Герое, патриот-шагыйрь М.Җәлил бюстенә чәчәкләр куелды.

Һәйкәлне тантаналы ачу 2023 елның 31 октябрендә узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе катнашты.

Эшләнмә авторы – Санкт-Петербургның Татар Дворян Җыелышы әгъзасы, Россия рәссамнар берлегенең Санкт-Петербург бүлеге әгъзасы, Санкт-Петербург дәүләт кино һәм телевидение институты компьютер графикасы һәм дизайны кафедрасы доценты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Винера Абдуллина.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*