tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе су басудан зыян күргән Әбәркүл авылында булды
Милли Шура рәисе су басудан зыян күргән Әбәркүл авылында булды

Милли Шура рәисе су басудан зыян күргән Әбәркүл авылында булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсендә. Биредә ул су басудан зыян күргән Әбәркүл авылында булды.

Шулай ук авылда Омск өлкәсенең “Мәдәният” төбәк татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Радик Миңнеханов, Омск шәһәре “Ибир” (Себер) Җирле татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Тамир Алимбаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе булдылар.

Васил Шәйхразыев авыл халкы белән очрашты һәм аларның моң-зарларын тыңлады. Халык су басу аркасында җитди проблемалар белән очрашты. Аларны кышка кадәр йортларны киптерү һәм торгызу, мичләр төзү мәсьәләләре борчый (авылда газ юк). Мал асраучыларга печән һәм салам кирәк, болыннар һәм кырларның күбесе әле һаман су астында.

Бу мәсьәләләрне Васил Шәйхразыев өлкә җитәкчелегенә җиткерәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*