Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстан Республикасында. Биредә ул «Текә татар» проектында катнашучыларны сәламләде.
Чара барышында Васил Шәйхразыев Россиянең төрле төбәкләрендәге татарлар арасында мәдәни элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә торган инициативаларның мөһимлеген билгеләп үтте. Ул барлык катнашучыларга да туган телне саклауда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
Очрашуның төп герое танылган блогер, юмор остасы Дамир Вахитов (Дамир Илгамыч) булды. Аның социаль челтәрләрдә 217 мең язылучысы бар.
“Текә татар” проектының төп максаты булып Башкортстан Республикасында яшәүче милләттәшләребезне берләштерү тора. Бигрәк тә, яшь һәм урта буынны бергә туплау, фәһемле вакыйгалар аша киләчәккә төпле бер юнәлеш алу. Әлеге проект нигезендә хәзерге заман татар кешесенә кызыклы булган шәхесләр белән очрашулар, тере сөйләшүләр ята.