tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Төмән шәһәренең Чик сакчылары паркында булды
Милли Шура рәисе Төмән шәһәренең Чик сакчылары паркында булды

Милли Шура рәисе Төмән шәһәренең Чик сакчылары паркында булды

Төмән шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кырынкүл микрорайонындагы Чик сакчылары паркында булды һәм биредә урнашкан һәйкәлгә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән чәчәкләр салды.

Паркта Бөек Ватан сугышында катнашкан шәһәр халкының, Чик сакчыларының исемнәре мәңгеләштерелгән, хәрби техника үрнәкләре урнаштырылган. Шулай ук биредә чик буе округлары һәм отрядлары барлыкка килү тарихы белән мәгълүмати стендлар бар.

Бу истәлекле урыннар тарихи хәтерне мәңгеләштерү өчен генә түгел, яшьләрдә ватанпәрвәрлек һәм үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләү өчен дә хезмәт итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*