tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Томскига килде
Милли Шура рәисе Томскига килде

Милли Шура рәисе Томскига килде

Бүген, 22 августта, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Томск шәһәренә килде.

Аэропортта аны Томск өлкәсе хакимиятенең эчке сәясәт һәм социаль коммуникацияләр департаменты башлыгы Егор Тимофеев, «Татар мәдәнияте үзәге» Өлкә дәүләт мәдәният учреждениесе директоры Шамил Халитов, Томск шәһәре татарларның милли-мәдәни автономиясе җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Наил Мәҗитов каршы алды.

Бүген биредә Томск өлкәсе Губернаторы В.В. Мазур белән рәсми очрашу планлаштырылган. Шулай ук Васил Шәйхразиев “Балта бәйрәме” XV Халыкара халык һөнәрләре фестивалендә катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*