tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Тубыл шәһәренең Җиңү мәйданында булды
Милли Шура рәисе Тубыл шәһәренең Җиңү мәйданында булды

Милли Шура рәисе Тубыл шәһәренең Җиңү мәйданында булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Тубыл шәһәренә эш сәфәре кысаларында Җиңү мәйданында булды һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән Мәңгелек утка чәчәкләр салды.

Тубылдагы Җиңү мәйданы – шәһәр үзәгендәге киң аллея, аның ике ягына Бөек Ватан сугышында катнашкан геройларга истәлекле обелисклар куелган.

Аллея мәйданның төп мемориалына алып бара. Биредә үк Мәңгелек ут яна. Монументның ике ягында Бөек Ватан сугышы чоры пушкалары тора, һәлак булган сугышчыларның исемнәре язылган такталар урнаштырылган.

Скульптура ансамблен «Тоболяков бессмертный полк» масштаблы бронза барельефы төгәлли. Анда чын шәхесләр — фронтовиклар, укытучылар, табиблар, Тубыл эшчеләре сурәтләнгән. Алар сугыш елларында иңгә-иң торып, батырлыклары һәм тырышлыклары белән Җиңү көнен якынайтканнар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*