Түбән Новгород өлкәсенә эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе офисында булды. Биредә ул регионнардан килгән автономия җитәкчеләре белән аралашты.
«Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешма булып тора, аның эшчәнлеге татар халкының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклауга юнәлдерелгән. Ул үз тарихы, мәдәнияте, теле белән горурланган һәм Түбән Новгород җирендә тормышлары файдалы һәм кызыклы булсын өчен уртак көч куйган татарларны берләштерә