Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев рәсми очрашулардан соң, Улан-Удэ шәһәрендәге Халыклар Дуслыгы йортына килде. Бурятиядәге төрле милләт вәкилләрен берләштерүче йорт 2011 нче елда барлыкка килгән. Ә 2013 нче елның 15 нче мартында биредә “Бурятия халыкларының “Дуслык йорты” Ассоцияциясе” төбәк иҗтимагый оешмасы төзелә. Аның рәисе – Саҗидә Баталова.
Халыклар Дуслыгы йортында 26 оешма. 6 якшәмбе мәктәбе эшли. Шуларның берсендә татар телен өйрәтәләр. Төрле түгәрәкләр булдырылган. Ел дәвамында милли бәйрәмнәр оештырыла.
Саҗидә Батталова Васил Шәйхразиевны Халыклар Дуслыгы йорты бинасында оештырылган күргәзмә белән дә таныштырды. Бурятия татарлары тарихын сөйләде. шулай ук үзе җитәкләгән татар милли-мәдәни мохтарияте эшчәнлеге белән дә таныштырды.
Милли шура рәисе Улан-Удэ шәһәрендәге Үзәк мәчет белән дә танышты. Биредә аңа гыйбадәт йортының эшчәнлеге хакында сөйләделәр.
Белешмә өчен:
XIX гасырның икенче яртысында Бурятия республикасына иң беренче булып Идел буе татарлары күченеп килә. 1904 елда мәчет төзүгә рөхсәт алалар. Участок 1907 елда, шәһәр үзәгендә, хәзерге Җиңү проспекты районында (хәзер аның ишегалларының берсендә балалар бакчасы урнашкан урында) бүлеп бирелә. Бу вакытка шәһәрдә 313 татар яши, нигездә урта катлам вәкилләре. Татарлар арасында гильдей сәүдәгәр исемен бары тик бер кеше – Хәмидулла Фәтхуллин гына алган була.
Участокта агач мәчет төзелеше 1908 елда башланган. Архивларда мәчет ачылу датасы турында мәгълүмат сакланмаган. Мәчетнең беренче имамы Али Әскәр Алиф Аслан-Оглы, аннан соң Гарифулла Хәйруллин була. Мәчет каршында балаларны ислам нигезләренә өйрәтү өчен мәктәп, китапханә эшли.
Бу мәчеттән тыш, 1923 елда Бурятия АССР оешкан чорда автономия территориясендә татарлар күпләп яшәгән торак пунктларда тагын биш мәчет исәпләнә. Алар барысы да 30 нчы еллар ахырында ябыла.
Бурятия башкаласында мәчет төзелеше 2008 елда башланган һәм 2011 елда тәмамлана.