ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Ульяновскийда Өлкә ифтарында катнашты
Милли Шура рәисе Ульяновскийда Өлкә ифтарында катнашты

Милли Шура рәисе Ульяновскийда Өлкә ифтарында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ульяновск өлкәсенә килде.

Васил Габтелгаяз улы эш сәфәре кысаларында «Ульяновск өлкә ифтары-2026» чарасының мәртәбәле кунагы булды. «Идел Спорт Арена» спорт сараенда узган әлеге мәҗлестә төбәк Губернаторы Алексей Русских да катнашты.

Чарада хакимият вәкилләре, рухият җитәкчеләре һәм өлкәнең төрле почмакларыннан килгән мөселманнар катнашты. Ифтар мәҗлесе барышында милләтара татулыкны ныгыту һәм традицион дини кыйммәтләрне саклау мәсъәләләренә зур игътибар бирелде.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Ульяновск өлкәсе губернаторына, милләттәшләребезгә һәм диндәшләребезгә ел саен шундый мөмкинлек тудырганнары өчен рәхмәтен җиткерде, Ульяновск өлкәсенә тәҗрибә алу өчен төрле төбәкләрдән милләттәшләребез килүен әйтте.
Ул динебез үсешенә зур өлеш керткән канкардәшләребезгә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Өлкә ифтарында мөфтият Гомрә хаҗыңа ике билет уйнатты. Җиңүчеләргә – Ульяновск шәһәрендә яшәүче Рим Шәрипов белән Вәгыйз кардәшебезгә мөфти Илдар хаҗи Сафиуллин һәм спонсор Камил Бирюков тантаналы рәвештә Гомрә хаҗына бару өчен юллама тапшырды.

Чарада төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдар хаҗи Сафиуллин “Өмет” газетасы редакциясен мөфтиятнең иң югары бүләге – “Динебез үсешенә керткән өлеше өчен” медале белән бүләкләде.
Милли редакция әлеге бүләккә 20 елга якын атна саен Җомга вәгазьләрен әзерләп газета аша динкардәшләребезгә җиткергән өчен лаек булды.

Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских өлкә ифтарында Сембер бизнес клубы әгъзасы Рәшид Сулеймановны, Ишеевканың Ислам нуры мәчете имам хатыйбы Наил хәзрәт Гыйззәтулловны һәм Сәдака фонды вәкиле Фәрит Галяутдиновны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Өлкә ифтары уртак аш һәм кичәдә катнашучыларны берләштергән уртак дога белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*