tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале катнашучыларын сәламләде
Милли Шура рәисе “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале катнашучыларын сәламләде

Милли Шура рәисе “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале катнашучыларын сәламләде

Бүген, 30 августта, «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты фестивале уза.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев мөрәҗәгать итте.

–Безнең мәркәзебез – Казаныбыз бар, Җөмһүриятебез бар. Ул һәрвакытта да безне чакырып, көтеп тора. Бәйгебез Республика көнендә, Казан көнендә үтә. Туган көнендә шулай милләттәшләр җыелып, үзебезнең гореф-гадәтләр нигезендә җыр, бию һәм моң аша тәбрикләү дә бик мөһим. Һәрбер килгән коллективка, кешегә зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә!, – диде ул һәм бәйрәм кунаклары белән бергә “Туган тел” җырын башкарды.

Алга таба Милли Шура рәисе Дәүләт бүләкләрен һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшырды.

«Уйнагыз, гармуннар!» беренче мәртәбә 1985 елда үткәрелде, шуннан бирле ел саен Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән гармунчылар җыя. Декларация кабул ителү һәм Татарстан Республикасы Көнен билгеләү уңаеннан фестиваль 30 августта уздырыла башлады. Традицион бәйрәмне уздыру тәртибе дә сакланган. Һәм бу ел искәрмә булмады, башкалада халык күңел ачу программасы әзерләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*