Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар!
Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да 1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм. Инде бер гасырдан артык 1 май датасы – бөтен дөньядагы төрле һөнәр ияләрен берләштереп торучы мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Татар халкы: “Агачны яфрак, кешене хезмәт бизи”, – дип юкка гына әйтми. Без кайда гына яшәсәк тә, нинди урыннарда эшләсәк тә, һәрберебез үз хезмәтен намус белән башкарып, илебез иминлеге өчен тырышабыз. Киләчәктә дә шушы кыйблабызга тугры калып яшәргә язсын.
Барыбыз өчен дә май бәйрәмнәре яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч булып торсын. Әлеге җылы яз көннәре дуслар һәм якыннар белән очрашу шатлыгы белән тулылансын, яңа яшәү көче бирсен. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим. Барыгызны да бәйрәм белән!
Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның 1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан котлавы