tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның 1 сентябрь – Белем көне уңаеннан котлавы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның 1 сентябрь – Белем көне уңаеннан котлавы

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның 1 сентябрь – Белем көне уңаеннан котлавы

Кадерле укучылар, укытучылар, ата-аналар!

Бөтенднөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне 1 сентябрь – Белем көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Бу көн – тәүге тапкыр  кыңгырау тавышын ишетүче беренче сыйныф укучылары, бер елга олыгаеп килгән шәкертләр, аларны колач җәеп каршы алучы мөгаллимнәр, сөенеп һәм борчылып балаларын озатып калган әти-әниләр, әби-бабайлар өчен зур бәйрәм.

«Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә», –  ди татар халык мәкале. Элек-электән татарлар белемгә омтылучы, китап яратучы халык булулары белән аерылып торган. Сезгә дә шушы юлдан тайпылмыйча тырышып белем алырга, яңа үрләргә ирешергә, илебез өчен кирәкле шәхесләр булып үсәргә, яшәргә язсын.

Кадерле дуслар! Сезнең барыгызга да саулык-сәламәтлек һәм иминлек телим. Яңа уку елы күпсанлы ачышлар һәм югары нәтиҗәләр алып килсен.

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе                                                              В.Г. Шәйхразыев 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*