ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлавы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлавы

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлавы

Кадерле, газиз хатын-кызларыбыз!

Иң якты, иң җылы хисләр белән Сезне 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ихластан тәбрик итәм! Язның тәүге бәйрәме күңелләрегезгә өмет, йөрәкләрегезгә илһам, тормышыгызга нур өстәсен. Өегез гүзәл чәчәкләр хуш исе, шат авазлар һәм бәхетле елмаюлар белән тулсын.

Татар халкында хатын-кызга хөрмәт – изге канун. Гасырлар буе сез гаилә учагын саклаучы да, милләтебезнең рухи терәге дә булдыгыз. Ир-ат дөньяны акылы белән тотса, аның җанын, нурын, ямен сез бирәсез. Сез – ана мәхәббәтенең бөеклеге, тугрылык үрнәге, сабырлык һәм зирәклек символы.

Кадерле әниләребез, әбиләребез, апа-сеңелләребез, тормыш иптәшләребез, дусларыбыз һәм хезмәттәшләребез! Сезгә ныклы саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бетмәс-төкәнмәс энергия, бәхетле көннәр телим. Һәр таң сезне шатлык белән каршы алсын, һәр кич күңел канәгатьлеге китерсен. Яз кояшы тормышыгызны яктыртсын, йөрәкләрегез мәхәббәт һәм наз белән тулы булсын. Гаиләләрегездә иминлек, татулык, муллык хөкем сөрсен. Сез һәрчак кадерле, кирәкле һәм сөекле булып калыгыз! Бәйрәм белән, гүзәл затларыбыз!

Ихтирам һәм  изге теләкләр белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе                                                                  В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*