tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразыевның Белем көне уңаеннан котлавы
Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразыевның Белем көне уңаеннан котлавы

Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразыевның Белем көне уңаеннан котлавы

Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр!

Сезне барыгызны да 1 сентябрь – Белем көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Әлеге бәйрәм укучылар һәм укытучылар өчен генә түгел, ә һәрберебез өчен күңелне дулкынландырган, яңа башлангычларга илткән аеруча кадерле көн. Чөнки, белем – милләтебезнең терәге, киләчәгебезнең нигезе.

Яңа уку елы балаларыбызны шат елмаюлар, кызыклы танышулар һәм иң мөһиме –төпле белемнәре белән каршы алсын.

“Беләкле берне егар, белемле меңне егар”, – ди татар халык мәкале. Элек-электән татар милләте укымышлы, китаплы булуы, белемгә тартылуы белән аерылып торган. Алга таба да шушы кыйблабыздан тайпылмыйча, киләчәк өчен кирәкле һөнәрләр сайларга, илебезгә файдалы шәхес булып җитлегергә насыйп булсын.

Кадерле дуслар! Көзнең тәүге бәйрәме – 1 сентябрь сезнең барыгызга да муллык һәм иминлек алып килсен. Яңа уку елы күпсанлы ачышлар һәм югары нәтиҗәләргә бай булсын.

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*