Кадерле милләттәшләр, хөрмәтле дуслар!
Сезне барыгызны да Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.
Россиядә бер-берсен хөрмәт итеп һәм аңлашып, 190 нан артык төрле милләт вәкилләре яши. Һәр халыкның үз теле, тарихы, үзенчәлекле мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар. Халыклар бердәмлеге көне шушы санап үтелгән рухи кыйммәтләребезгә карата үзара ихтирам һәм хөрмәт күрсәтү максатыннан елдан-ел киңрәк масштабларда уздырылып килә.
Бердәмлекнең кыйммәте гадәти тормышта гына түгел, ә илебез иминлегенә куркыныч янаган чорларда аеруча нык сизелә. Соңгы вакытлардагы вәзгыять безгә бу бердәмлекнең нинди көч булуын ачык күрсәтте. Без һәркайсыбыз Ватаныбыз иминлеге, бүгенге яшәеш, яшь буынның якты киләчәге өчен тырышабыз.
Кадерле дуслар, әлеге бәйрәм уңаеннан барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим. Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын. Россиябезнең якты киләчәге хакына бүгенге вәзгыятьтә илебез Президенты В.В. Путин тирәсендә тагын да ныграк берләшик. Барыгызны да Халыклар бердәмлеге көне белән!
Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев