tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Корбан гаете уңаеннан котлавы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Корбан гаете уңаеннан котлавы

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Корбан гаете уңаеннан котлавы

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дин кардәшләр!

Сезне чын күңелдән бөтен мөселман дөньясы өчен иң кадерле булган бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаете белән котлыйм.

Бу мөбарәк бәйрәм көннәрендә үпкә саклап йөргән кешеләребезне гафу итеп, корбаннар чалып, изге бәйрәмебезне туганнар белән бергәләшеп каршыласак иде.

Барыбызга да Аллаһы Тәгалә ныклы сәламәтлек, күңел сафлыгы, җан тынычлыгы, бәхетле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен.

Гасырлар буена сакланып килгән гореф-гадәтләребез, милли үзаң һәм мәдәни мирасыбыз Ислам дине белән тыгыз бәйләнештә яши. Алга таба да милләтебезнең якты киләчәге өчен бергәләшеп, уртак матур гамәлләр кылып, уңышларыбызга сөенеп, күтәренке рух белән яшәргә язсын. Киләчәктә дә дини бәйрәмнәр илебездәге мөселманнарның бердәмлеген, татулыгын арттырсын. Корбан гаете мөбарәк булсын!

Ихтирам белән,

ТР Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе                                                        В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*