Кадерле мөселманнар, хөрмәтле милләттәшләр, сезне барыгызны да изге Рамазан ае башлану уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.
Татар халкын милләт итеп саклап калуда һәм бүгенге асылында яшәтүдә Ислам диненең әһәмияте бик зур, Ул – гореф-гадәтләребез, телебез, яшәешебез сагындагы иң ышанычлы көч булып тора.
Рамазан – мөселманнар өчен иң кадерле айларның берсе. Шушы изге айда кулыбыздан килгәнчә, туганнарның, дусларның, ярлы һәм авыру кешеләрнең хәлләрен белеп, мохтаҗларга, мәчетләргә ярдәм күрсәтеп, сәдакаләр өләшеп, мәҗлесләр корып, ураза тотучыларны ашатып, ятим балаларны куандырып, саваплы эшләр эшләсәк иде, чөнки «Рамазан аенда эшләгән изгелеккә савап 700 тапкыр артык булыр» диелә.
Кадерле мөселманнар, Рамазан ае мөбарәк булсын. Тоткан уразаларыбызның, эшләгән изгелекләребезнең әҗер-савапларын күрергә насыйп итсен.
Иң изге теләкләр белән,
ТР Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев