ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Рамазан ае башлану уңаеннан котлавы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Рамазан ае башлану уңаеннан котлавы

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Рамазан ае башлану уңаеннан котлавы

Кадерле мөселманнар, хөрмәтле милләттәшләр, сезне барыгызны да изге Рамазан ае башлану уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

Татар халкын милләт итеп саклап калуда һәм бүгенге асылында яшәтүдә Ислам диненең әһәмияте бик зур, Ул – гореф-гадәтләребез, телебез, яшәешебез сагындагы иң ышанычлы көч булып тора.

Рамазан – мөселманнар өчен иң кадерле айларның берсе. Пәйгамбәребез с.г.в «Әгәр дә кешеләр Рамазан аенда нәрсә бар икәнлеген белсәләр, Рамазан аеның ел буе булуын теләрләр иде» – дип әйткән. Шушы изге айда кулыбыздан килгәнчә, туганнарның, ярлы һәм авыру кешеләрнең хәлләрен белеп, мохтаҗларга, мәчетләргә ярдәм күрсәтеп, сәдакаләр өләшеп, ифтар мәҗлесләре корып, ураза тотучыларны ашатып, ятим балаларны куандырып, саваплы эшләр эшләсәк иде.

Кадерле мөселманнар, Рамазан ае мөбарәк булсын. Тоткан уразалырыбызның, эшләгән изгелекләребезнең әҗер-савапларын күрергә насыйп итсен.

 

Иң изге теләкләр  белән,

ТР Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе                                                                   В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*