tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Сабантуй бәйрәмнәре башлану уңаеннан тәбрикләве
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Сабантуй бәйрәмнәре башлану уңаеннан тәбрикләве

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Сабантуй бәйрәмнәре башлану уңаеннан тәбрикләве

Кадерле милләттәшләр, хөрмәтле Сабантуй кунаклары!

Сезне ихлас күңелдән халкыбызның көтеп алынган күркәм бәйрәме – Сабан туе белән тәбрик итәм! Ерак гасырлардан безнең көннәргә кадәр үзенең бөтен матурлыгын югалтмыйча килеп җиткән милли бәйрәмебез, заманнар ничек үзгәрсә дә, һәрвакыт сагынып көтеп алына торган олы вакыйга булып кала бирә. Сабан туе мәйданында кешенең яшенә, милләтенә, диненә карамастан, бөтен кешегә дә урын бар.

Сабан туеның җыр-бию, уен-көлке һәм традицион бәйгеләре уза торган киң мәйданнары халкыбызның уңган-булганлыгын күрсәтү белән бергә, аның башка халыкларга карата ихтирамын һәм игътибарын күрсәтә.

Сабан туе төрле төбәкләрдә гомер итүче милләттәшләребезнең Татарстан белән мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итә. Ул төрле халыклар арасында үзара дустанә, җылы мөнәсәбәтләр тудыра торган уртак бәйрәмебезгә әверелде.

Кадерле Сабантуй кунаклары, сезгә һәм сезнең якыннарыгызга исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим. Барлык эш-гамәлләрегез тормышка ашсын, юлларыгыз уң булсын. Сабантуйның күркәм мизгелләре гомерлеккә сакланып, еллар узгач та, һәр кешегә дә бу бәйрәмнең гүзәл хатирәләрен сагынып искә алырга язсын.

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе                                                        В.Г. Шәйхразыев

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*