tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Татарстан Конституциясе көне уңаеннан котлавы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Татарстан Конституциясе көне уңаеннан котлавы

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Татарстан Конституциясе көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле татарстанлылар!

32 ел элек – 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасының Конституциясе кабул ителде. Әлеге тарихи вакыйга республикабыз өчен сәяси, икътисадый һәм хокукый өлкәдә яңа мөмкинлекләргә юл ачты. Бүген дә күпмилләтле Татарстан республиканың төп законы булган Конституциягә таянып гомер итә.

Бүгенге көндә Татарстаныбыз Россиянең терәк төбәге булып тора. Безнең ил һәм дөнья күләмендә горурланырлык  уңышларыбыз, ирешелгән югары күрсәткечләребез, талантлы шәхесләребез, үзенчәлекле толерант йөзебез бар. Татарстаныбыз бөтен Җир шарына сибелеп яшәүче милләттәшләребезнең дә рухи һәм мәдәни ватаны булып тора.

Кадерле дуслар, әлеге бәйрәм уңаеннан барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим. Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын. Барыгызны да Татарстан Республикасының Конституциясе көне белән!

 

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе                                                               В.Г. Шәйхразыев

                                                        

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*