Кадерле дуслар, хөрмәтле милләттәшләр!
Барчагызны да якынлашып килүче Яңа 2025нче ел белән чын күңелдән котлыйм! Узып баручы елны аның шатлыклары, тормышыбызда булган уңышлары һәм куанычлары белән генә искә алыйк.
Якынлашып килүче Яңа ел безнең илебез өчен мөһим даталарга, вакыйгаларга бай ел. 2025 елны ил башлыгыбыз Владимир Путин “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы, тынычлык һәм нацизмга каршы көрәш елы” дип игълан итте. Без, үз чиратыбызда, Президентыбыз куйган шушы юнәлешкә тугры калдык: республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов – “Ватанны саклаучылар елы”, ә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзалары “Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы” дип игълан итте. Алга таба барыбызга да шушы юнәлештә бердәм булып хезмәт итәргә насыйп итсен.
Халкыбызда “Дуслар авыр чакта сынала” дигән гыйбарә бар. Бу елның язы Оренбург, Омск өлкәләрендә яшәүчеләргә зур бәла алып килде. Әмма татар халкы бу юлы да сынатмады. Без үзебезнең бердәмлекне күрсәтеп, шушы бәла-казадан зыян күргән милләттәшләребезгә бергәләшеп ярдәм күрсәтә алдык.
Татар дөньясы гел хәрәкәттә. Минем ел әйләнәсендә фидакарьлек, тырышлык күрсәткән һәрбер милләттәшебезгә олы рәхмәтләребезне җиткерәсем килә. Татар дөньясы Татарстан чикләре белән генә тәмамланмый. Россиянең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез Татарстаныбызны, башкалабыз Казанны рухы кыйблалары итеп таныйлар. Шуңа күрә без милләтебез алдында торган зур бурычларны, татар дөньясын берләштерүгә юнәлдерелгән гамәлләребезне, изге ниятләребезне алга таба да бергәләшеп тормышка ашыра алырбыз дип ышанам.
Кадерле дуслар! 2025нче ел барчабызга саулык-сәламәтлек, сабырлык, иминлек, шатлык-сөенечләр алып килсен. Рухыбыз нык, өстәлләребез мул, көннәребез имин булсын. Күкләребез аяз, ил – көннәребез тыныч булсын.
Иң изге теләкләр белән,
Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе В. Г. Шәйхразыев