tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Яңа 2026 ел уңаеннан котлавы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Яңа 2026 ел уңаеннан котлавы

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Яңа 2026 ел уңаеннан котлавы

Хөрмәтле ватандашлар, кадерле милләттәшләр!

Узып баручы 2025 ел, тиздән тарих битләрендә үз урынын алачак. Ул безнең өчен хезмәткә, эзләнүләргә, әһәмиятле вакыйгаларга, җиңүләргә бай ел булды, матур мизгелләре белән күңелләрдә якты эз калдырды. Ел дәвамында милләттәшләребезнең бердәмлеге, телебезгә, мәдәниятебезгә, милли кыйммәтләребезгә тугрылыгы тагын бер кат ачык күренде. Барысы өчен дә халкыбызга рәхмәт.

2026 ел – Россиядә халыклар бердәмлеге елы булачак. Халкыбыз башка милләтләр белән бергәләп Ватаныбызның көчен, куәтен яктыртучы проектлар, мәдәни һәм мәгариф чаралары, иҗади башлангычларны тагын да киң колачлар дип ышанам. Бөек илебезнең кайсы төбәгендә генә яшәсәк тә, безнең уртак кыйммәтләребез, тарихыбыз һәм киләчәккә булган ышанычыбыз бар.

Бөтендөнья татар конгрессы 2026 елны бөек шагыйребез, Тукай елы дип игълан итте. Тукай үзе дә, иҗаты да һәрвакыт актуаль.  Бүгенге вәзгыятьтә дә шагыйрьгә мөрәҗәгать итеп,

“Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез”, – дип Яңа, Ат елына өмет һәм ышаныч белән атлыйбыз.

Яңа ел һәр гаиләгә саулык-сәламәтлек, тынычлык, муллык һәм бәхет, бәрәкәт алып килсен. Балаларыбыз шат көлеп үссен, өлкәннәребез кадер-хөрмәттә яшәсен. Милләтебез бердәм булсын, илебез нык булсын, киләчәгебез якты булсын! Яңа ел белән, кадерле дуслар!

Иң изге теләкләр белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе                                                                В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*