tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Җиңү көне уңаеннан котлавы
Милли Шура рәисе  В.Г. Шәйхразыевның Җиңү көне уңаеннан котлавы

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Җиңү көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле ветераннар, кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән ихластан тәбрик итәм.

9 май – халкыбыз өчен иң шатлыклы, ләкин шул ук вакытта иң моңсу бәйрәмнәрнең берсе. 1941 елда илебез иминлеге өчен барлык милләтләр дә иңгә-иң торып дошманга каршы күтәрелделәр. Туган авылларын, үз гаиләләрен, кадерле нигезләрен илбасарлардан таптатмас өчен, татар милләтенең кыз-уллары да үз-үзләрен аямыйча сугыштылар, җиңүне якынайтуга зур өлеш керттеләр. Бу Җиңүнең ничек яулануы турында онытырга безнең хакыбыз юк. Әлеге бәйрәмгә һәм батырларыбызга булган игътибарыбызны, хөрмәтебезне арттыру өчен Бөтендөнья татар конгрессының Мили Шурасы  татар дөньясында “Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы” дип игълан итте.

Бүгенге тынычсыз вакытта хәрби хезмәтләрен узучы, илебез иминлеге өчен махсус хәрби операциядә катнашучылар да бабайлары һәм туганнары кебек үк юлбарыстай көрәшеп Ватаныбыз иминлеген саклыйлар, дөньяга тынычлык көннәрен якынайталар. Кыю кыз-улларыбызга барысына да җиңү белән, исән-имин кире үз гаиләләренә әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.

Хөрмәтле ветераннар, хәрби хезмәтләрен узучылар, илебез сагында торучы батыр затларыбыз, һәрбер яңа аткан таң безгә бары тик яхшы хәбәрләр генә алып килсен. Туган җиребез күге һәрвакыт имин булсын. Барыгызга да саулык-сәламәтлек һәм уңышлар телим. Каһарманнар даны мәңгелек!

 

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе                                                                В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*