Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев татарлар белән очрашуда Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге турында сөйләде, Үзбәкстанда яшәүче татарлар белән элемтәләрнең нык булуын ассызыклап үтте.

Очрашуда Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Бохара шәһәренең Татар-башкорт оешмасы вәкилләреннән Татар халкы үсеше стратегиясенә багышланган документка тәкъдимнәр кабул ителүен әйтте.
“Татарстан Фәннәр академиясенең Татар Энциклопедиясе институты Казахстан татарлары турында китап чыгарды. Үзбәкстан буенча шул ук эш башкарырга исәп бар. Бу эштә Үзбәкстанда яшәүче милләттәшләребезнең ярдәме кирәк”, – дип белдерде Милли шура рәисе.